Кыяр уңышын арттыру серләре
Тирән белемле, тәҗрибәле табиб авыруның кыяфәтенә, сулышына, йөрәк тибешенә нигезләнеп аңа төгәл диагноз куя алган кебек, тәҗрибәле бакчачы да үсемлекләренә бер караш ташлауга, аларга нинди ярдәм кирәклеген дөрес чамалый.
Хәлләренең мөшкелләнүе турында сөйләп бирергә телләре булмаса да, үсемлекләр моны белдерүнең җаен табалар: үсешләре тоткарлана, яфраклары агара, саргая яки каймаланып кабарына,...